1 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстан табиблары бер хатын-кызның 10 килограммлы шешен алганнар
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе акушер-гинекологлары катлаулы операция ясаганнар: алар 43 яшьлек хатын-кызның гаять зур миомасын алганнар.
-
Яңалыклар
Татарстанда +28 градус җылы булачак
Якын көннәрдә республикада алмашынучан болытлы һава саклана, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.
-
МӨҺИМ
Ишекләр ачык: ике елдан Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Казанда узачак
Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары башланды. Ике елга бер тапкыр уза торган ярышлар шушы җирлектә барлыкка килгән дә инде. 2022 елда – Төркиядә, аннары Казахстанда узды.
-
Яңалыклар
Ханты-Манси автоном округында үрнәк татар туен күрсәттеләр
Кичә Ханты-Манси автоном округының Куть-Ях бистәсендә тамашачылар «Кедр» мәдәният йортына җыелды. Анда җирле халык бистәнең 51 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәм кысаларында тамашачыларга «Килен төшерү» йоласы күрсәтелде.
-
Яңалыклар
Диния нәзарәте кызлар һәм егетләр өчен «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» курсларына чакыра
7 октябрьдә Казанда яшь кызлар өчен – «Яшь килен» һәм егетләр өчен «Яшь кияү» ислам курслары башлана. Әлеге проектлар мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан тормышка ашырыла, шәригать һәм татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, никахка кагылышлы төрле мәсьәләләргә багышлана.
-
Җәмгыять
«Лу» – мәхәббәт тарихымы, үзен корбан иткән хатын-кыз язмышымы?
Тинчурин театры 93 нче сезонны шагыйрь Хәсән Туфанның хатыны Луиза Салиәскәрова язмышына багышланган «Лу» спектакленең премьерасы белән ачты. Авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – Айдар Җаббаров.
-
МӨҺИМ
СВО тукталырмы?
Язманы АКШның бизнес һәм финанс яңалыклары буенча махсуслашкан телевизион каналы CNBC белдерүе белән башлыйк. «АКШ финанс министры Бессент хәзерге вакытта Трампның Украинадагы тынычлык планы турында Россия делегациясе белән сөйләшүләр алып бара», – диелә анда.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Мәккә оборона альянсы киңәергә әзерләнә
31 августта Истанбулда Төркия, Согуд Гарәбстаны һәм Пакыстанны үз эченә алган яңа оборона берләшмәсенең Стратегик сәяси һәм оборона комитетының беренче утырышы узды. Яклар рәсми рәвештә оешманың исемен Мәккә оборона альянсы (Makkah Defence Alliance) дип раслады һәм күмәк оборона турындагы килешүдән блокның даими структураларын төзүгә күчте.
-
Җәмгыять
30 илдән кунак, заманча алымнар, яңа полигон: Татарстанда куркынычсызлык салоны узачак
Дөньяның 30 лап иленнән кунак, гадәттән тыш хәлләрне фаразлау өчен заманча алымнар һәм яңа полигон. 3–5 сентябрьдә Казанда «Комплекслы куркынычсызлык – 2026» иминлекне тәэмин итү чараларының XVI халыкара салоны уза. Татарстан башкаласында тәүге тапкыр узачак әлеге чара турында Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
-
Җәмгыять
Өй белән мәктәп арасы – ерак түгел барасы: юлларда уяу булырга өндиләр
Яңа уку елы зур мәшәкатьләре белән килә. Иминлек турында бигрәк тә кайгыртасы була. Урамга чыгуга, белеп атларга, карап йөрергә, ашыкмыйча барырга кирәк. Юл иминлеге сагында торучылар янә шул хакта искәртә. Балаларга да, аланың әти-әниләренә дә кагыла бу.
-
Яңалыклар
Табиб йокының белем алуга ничек ярдәм итүе турында сөйләде
Мәгълүматны хәтергә яхшырак сеңдерү өчен сыйфатлы йоклау бик мөһим.
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов Әгерҗе укучыларын Белем көне белән котлады
Бүген, Белем көнендә, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Әгерҗе районына барды, анда берничә социаль объект эше белән танышты һәм Советлар Союзы Герое Асаф Габдрахманов исемендәге 1 нче гимназия укучыларын яңа уку елы башлану белән котлады.
-
Наил Шәрифуллин
Яхшылык кылырга ашыгыйк
Адәм балаларына хас күркәм сыйфатлар арасында кеше хәленә керә, мохтаҗларга ярдәм кулы суза белү – хәйриячелек тә бар. Сентябрь башында Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелү сәбәпле, бу язмада нәкъ шундый игелеклелек, шәфкать хакында сөйләшәсе килгән иде.
-
Яңалыклар
Казанда Рамил һәм Илдар сирәк очрый торган исемнәргә әйләнгән
Казанның ЗАГС идарәсендә узган атнада – 24-30 август аралыгында Татарстан башкаласында яшәүчеләр үзләренең балаларына кушкан иң популяр һәм иң сирәк исемнәрне атап үткәннәр.
-
Яңалыклар
Рәсим Низамов сөенечле яңалыгы белән уртаклашты
Татарстан Республикасының халык артисты Рәсим Низамов социаль челтәрләрдә сөенечле яңалыгы турында хәбәр итте. Аның улы Рүзәл өйләнгән.